-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 июль , 09:00

Киләсе елга да ярасын, димәгез!

Мәктәптә укучы балага рюкзак сайлыбыз.

Киләсе елга да ярасын, димәгез!
Киләсе елга да ярасын, димәгез!

“Роспотребнадзор” белгечләре киңәш итүенчә,  1-2 сыйныф укучылары өчен рюкзакның авырлыгы 1,5 килограммнан, 3-4нче сыйныфлар өчен – 2 килограммнан, 5-6нчы сыйныфлар өчен - 2,5 килограммнан, 7-8нче сыйныфлар өчен - 3,5 килограммнан, 9-11 сыйныфларда 4 килограммнан да артмаска тиеш.

Рюкзак җиңел, ортопедик аркалы, нык булырга тиеш. Су үткәрми торган, чистарту өчен җайлы булган тукымадан булса яхшы.  Аны баланың буена һәм авырлыгына карап алырга тырышыгыз. Ул артык зур да, кечкенә дә булмасын.

Элмәкнең киңлегенә игътибар итегез. Өске өлешендә ул 3,5-4 сантиметр, ә аскы өлешендә 2-2,5 сантиметр булырга тиеш. Кыска элмәк гәүдәгә сыланып торып балага уңайсызлык тудыра. Элмәкнең гомум озынлыгы якынча 60-70 сантиметр булса яхшы. Аның озынлыгын көйләү ныгытмаларын сатып алганда ук тикшереп карагыз.

Рюкзакның эчке бүлемнәре икәү булса уңайлы.  Төп өлешендә дәреслекләр һәм дәфтәрләр булса, икенче өлешенә пенал һәм канцелярия кирәк-яракларын салырга мөмкин.

Рюкзак сайлаганда, киләсе елга да яраклы булсын дип, зуррак размердагысын алырга тырышмагыз. Ул умыртка баганасына зыян китерергә мөмкин.  Рюкзак алганда бала белән сайларга тырышыгыз. Ни дисәң дә, аның белән ул елы дәвамында мәктәпкә йөреп белем алачак.

 

Фото: peopletalk.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: