+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
12 август , 10:30

Шәһәр транспортында бушлай йөриячәкләр

1 сентябрьдән кайбер укучыларны шәп яңалык көтә.

Шәһәр транспортында бушлай йөриячәкләр
Шәһәр транспортында бушлай йөриячәкләр

1 сентябрьдән мәктәп укучылары өчен шәһәр транспортында (таксидан тыш) бушлай йөрү турындагы закон үз көченә керә.

"Июньдә республикада “күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында„гы законга үзгәрешләр кертелде, — дип белдерде Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев. –  Яңа ярдәм чараларының берсе – шәһәр транспортында: автобусларда, трамвай һәм троллейбусларда бушлай йөрү”.

Ярдәмнең мондый чарасы күпбалалы гаиләләрдәге барлык мәктәп укучыларына да кагыла, мохтаҗлык критерие юк. Ул уку көннәрендә 1 сентябрьдән 31 майга кадәр гамәлдә булачак, ялларны, бәйрәмнәрне һәм каникулларны исәпкә алмаганда — елына барлыгы 192 көн.

Башкортстанда күпбалалы гаилә булып өч һәм аннан да күбрәк баласы булган, шул исәптән уллыкка һәм опекага яки попечительлеккә алынган гаилә санала.

Социаль ярдәм чараларыннан өлкән бала 18 яшькә җиткәнче, шулай ук көндезге уку формасында белем алучы бала 23 яшькә җиткәнче файдалана ала.

 

Фото: m24.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: