Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
10 октябрь , 16:35

Укучылар туган як тарихын яхшы белә!

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә күңелле квиз оештырылды.

Укучылар туган як тарихын яхшы белә!
Укучылар туган як тарихын яхшы белә!

Республика көнен бәйрәм итү алдыннан Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә 5нче лицейның 5нче сыйныфлар өчен «Башкортостан — минем туган ягым» интеллектуаль-танып белү квизы оештырылды. Укучылар өч командага бүленеп, капитан сайладылар һәм командаларга исемнәр уйлап таптылар.

Командаларның исемнәре гадәти булмады: "Депутатлар», «Танкистлар», «Салават Юлаев», «Өмет», «Россия Z», «десант», «Геройлар» һәм "Патриот" һәм башкалар. Квиз биш турдан торды: разминка, табышмаклар, музыка, Башкортстанның истәлекле урыннары, республика турында кызыклы фактлар. Барлык катнашучылар да актив булдылар, тиз арада дөрес җавап бирергә тырыштылар.

Укучылар башкорт халкы мирасына хөрмәт һәм кызыксыну күрсәтте, үз республикалары өчен горурлык хисе кичерде. Уенчылар Башкортстан турында бик күп кызыклы фактлар белделәр. Һәр команда җиңүгә омтылды. Сораулар Емельян Пугачев, Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов, башкорт балы, башкорт нефтен беренче булып ачкан Ишембай шәһәре һәм башкорт милли музыка коралы— курай турында булды.

Квиз ахырында балалар өчен «Халыкта туган» тематик китап күргәзмәсе күрсәтелде. Китапханәчеләр укучыларны республикабызның мәдәнияте, тарихы, икътисады һәм иҗтимагый тормышы турындагы китаплар белән таныштырды. Балалар мәгариф тарихын һәм Башкортстанның дәүләт символларын искә төшерде.

Интеллектуаль-танып белү квизы уенчыларны башкорт халкы мәдәниятенә җәлеп итте. Балалар Башкортстан Республикасының төп халкының яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында күзаллауларын киңәйтте. Әлеге квиз бик күп тәэсирләр һәм уңай хис-кичерешләр уятты.
Укучылар бик күп файдалы мәгълүмат алды, туган як тарихы турында яхшы белемнәрен күрсәтте. Квиз ахырында без җиңүче командалар белән фотосессия уздырдык.


Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: