Бу фотоларда — республиканың төрле мәктәпләрендәге Герой парталары. 2019 елда, әлеге федераль проект башланып киткәннән бирле, Башкортстанда шундый 1556 парта урнаштырылган. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә язган.
Герой парталары төрле торак пунктлардагы 896 мәктәптә бар. 492 парта – СВОда катнашучылар, ә калганнары — Бөек Ватан сугышы, локаль сугыш геройлары истәлегенә булдырылган.
"Проектның асылы – партада геройның биографиясен, аның батырлыгын тасвирлау, фотоларын, хәрби бүләкләренең сурәтен урнаштыру. Мондый парта артында утырып, укучылар Ватан тарихына тирәнрәк чума. Бу безнең укучыларыбызга патриотик тәрбия бирүнең бик мөһим ягы. Шулай итеп без балаларда Русиянең героик үткәненә һәм героик бүгенгесенә хөрмәт формалаштырабыз”, дип билгели Радий Хәбиров. — Мондый парта артында утыру – бик мактаулы. Мондый хокукны укуда, спортта, иҗатта, иҗтимагый эшчәнлектә уңышка ирешкән укучылар гына ала”.
Фото: Республика Башлыгының рәсми битеннән