-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
30 октябрь , 12:50

Без – дуслык белән көчле!

Без – дуслык белән көчле!
Без – дуслык белән көчле!

Уфада “Русия һәм Беларусь: тарихи һәм рухи уртаклык” союздаш дәүләтләр мәктәп укучылары олимпиадасы бара.

Уфада Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында “Русия һәм Беларусь: тарихи һәм рухи уртаклык” союздаш дәүләтләр мәктәп укучылары олимпиадасын ачу тантанасы узды. Олимпиада 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты базасында уза.

Ачылу тантанасында олимпиадада катнашучыларны мәртәбәле кунаклар, союздаш дәүләтнең дәүләт секретаре Дмитрий Мезенцев сәламләде.

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин Русия һәм Белоруссия халыкларын бәйләүче тарихи вакыйгалар турында искә төшерде.

"Бу олимпиаданың роле бәяләп бетергесез. Русиянең һәм Беларусь Республикасының героик үткәне уртак, өмет уятучы бүгенгесе уртак. Мин ышанам, безнең киләчәгебез бик якты, дөрес һәм көчле. Нәкъ менә сез, мәктәп укучылары – безнең киләчәгебезнең нигезе. Бер-беребезгә дуслыкны, мәхәббәт, халыкларыбыз мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт нигезен үстерү бик мөһим”, – дип ассызыклады ул.

Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов Русия һәм Белоруссия мәгариф министрлыкларына олимпиаданы Уфада, Акмулла университетында уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

"Безнең зур илебез күршеләре, безне чолгап алган халыклар белән дус, тату яши. Ә Русия белән Белоруссия арасындагы дуслык бер-береңә туганнарча, дусларча, күршеләрчә мөнәсәбәттә булуның эталоны булып тора”, – диде Салават Сәгыйтов.

Олимпиаданың йомгаклау этабында 23 команда, 10-11 сыйныфлардан 138 өлкән сыйныф укучысы катнаша: 48е – Беларусь Республикасыннан һәм 90ы – Русиянең 15 төбәгеннән. Алар белән бергә Уфага команда җитәкчеләре һәм жюри әгъзалары – барлыгы 48 кеше килде.

29 октябрь иртәсендә укучылар олимпиаданың беренче турында катнаштылар – инша яздылар. Иртәгә урыс теле һәм әдәбияты буенча язма эш, ә аннары ике иҗади конкурс булачак, аларда һәр командадан берәр вәкил катнашачак. Жюри составына әйдәп баручы Белорусь һәм Русия галимнәре, югары уку йортлары мөгаллимнәре, практик укытучылар керә.

Конкурс программасыннан тыш, олимпиадада катнашучылар өчен бай мәдәни һәм экскурсия чаралары планлаштырылган, аларда Уфаның тарихи һәм мәдәни урыннарына бару каралган.

Олимпиада 2004 елдан бирле уздырыла, ул Русия һәм Белоруссия яшьләренең иҗади сәләтләрен һәм фәнни кызыксынуын үстерү өчен мөһим платформа булып тора. Катнашучылар урыс мәдәниятен һәм телен тирәнтен өйрәнә, бу аларны популярлаштыруга, шулай ук ике илнең уртак мәдәни һәм тарихи мирасын саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итә. Быел ул союздаш дәүләт төзелүнең 25 еллыгы билгесе астында уза. Йомгаклау этабы чиратлашып Белоруссия һәм Русия шәһәрләрендә үткәрелә.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: