«Пятница!» каналында барган «Умнее всех " интеллектуаль шоуының өченче сезонының бишенче чыгарылышында Уфа укучылары — 15 яшьлек Галия Авальбаева һәм 14 яшьлек Искәндәр Әминев катнашты.
«Умнее всех» тапшыруында 10 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар уйный. Үзләренең супер акыл сәләте ярдәмендә алар дүрт раундтан торган интеллектуаль киртәләр полосасын узалар һәм баллар җыялар. Уен ахырында баллар реаль акчага конвертацияләнә, җиңүче акчалата приз ала һәм суперфиналга уза. Алар арасында программалаштыру, геосәясәт, шахмат, вексиллология, менталь арифметика, серпентология һәм башка белем өлкәләре белгечләре бар. Проектны Тина Канделаки алып бара.
Каналның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Галия биология һәм экологияне өйрәнә, табигый фәннәр өлкәсендә белгеч булырга хыяллана. Искәндәр — егерменче гасыр белгече һәм үзенең гимназиясендә 2020 елның иң яхшы укучысы. Безнең укучылар акчалата приз ота алырлармы, бүген кич тапшыруда билгеле булачак.
Фото:пресс-служба телеканала «Пятница!»