-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
1 ноябрь , 11:40

“Әтием яраткан ризыклар...”

СВОда батырларча һәлак булган яугирнең кызы посылка әзерләп китергән.

“Әтием яраткан ризыклар...”
“Әтием яраткан ризыклар...”

Башкортстанда 3нче сыйныф укучысы СВОда катнашучы яугирләргә посылка җибәргән. Бу хакта “Бердәм Русия”нең төбәк бүлекчәсе телеграм каналы хәбәр итә.

Зилаир районында яшәүче 3нче сыйныф укучысы якташ яугирләргә посылка җыеп җибәргән. Софиянең әтисе СВО зонасында батырларча һәлак булган. Зур югалту кичергән кызчык сугышчылар өчен тәм-томнар, файдалы ризыклар салынган тартма җыйган һәм аны Миңнегали Шәйморатов исемендәге урындагы волонтерлар штабына китергән.

– Зилаер районыннан кечкенә, ләкин олы йөрәкле волонтер – София! “Монда әти яраткан нәрсәләрнең барысы да”, – диде ул посылканы тапшырганда. Көчле һәм кыйммәтле гамәл –  мондый тәрбия өчен әти-әнисенә рәхмәт! –  дип билгеләп үттеләр “Бердәм Русия”нең Башкортстандагы бүлекчәсендә.

 

Фото: “Бердәм Русия”нең Башкортстандагы бүлекчәсе, ТГ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: