-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
7 ноябрь , 14:05

Безнекеләр Мәскәүне яулый!

Башкортстаннан 15 яшьлек малай “Умнее всех" тапшыруында катнаша.

Безнекеләр Мәскәүне яулый!
Безнекеләр Мәскәүне яулый!

“Пятница” каналында “Умнее всех” интеллектуаль шоуының алтынчы чыгарылышында Уфадан 15 яшьлек Тимур Мусин да үз көчен сынап карады. Үсмер музыка белән мавыга һәм олимпиадаларда катнаша.

«Умнее всех» тапшыруында 10 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар уйный. Үзләренең супер акыл сәләте ярдәмендә алар дүрт раундтан торган интеллектуаль киртәләр полосасын узалар һәм баллар җыялар. Уен ахырында баллар реаль акчага конвертацияләнә, җиңүче акчалата приз ала һәм суперфиналга уза. Алар арасында программалаштыру, геосәясәт, шахмат, вексиллология, менталь арифметика, серпентология һәм башка белем өлкәләре белгечләре бар. Проектны Тина Канделаки алып бара.

Уфа укучысы акчалата приз ота алырмы, бүген кич тапшыруда билгеле булачак. Тимурга уңышлар телибез!

 

Фото:пресс-службе телеканала «Пятница!»

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: