-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
8 ноябрь , 15:10

Китап туе балаларны җыйды

Люция Әблиева һәм Резеда Шакированың шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү чарасы гөрләп торды. 

Китап туе балаларны җыйды
Китап туе балаларны җыйды

Бүген З. Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятында күңелле чара үтте. Люция Әблиева һәм Резеда Шакированың татар телендә дөнья күргән “Ташбака уңган апа” һәм “Шук буран”  дип исемләнгән шигырьләр җыентыгының исем туе узды.

Нәширятның фирма кибететендә аеруча җанлылык, бәйрәм кәефе тантана итте дисәк, һич хата булмас. Икесе дә Чакмагыш районында туып үскән талантлы шагыйрәләрнең зур сөенечен уртаклашырга бик күп кунаклар килгән иде. Чарада җыентыкның мөхәррирләре, Башкортстан "Китап" нәшрияты, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары хезмәткәрләре, татар җәмәгатьчелеге, шулай ук Уфаның 84нче Татар гимназиясе һәм Затон бистәсендәге якшәмбе мәктәбе укытучылары,укучылары, аларның әти-әниләре катнашты.

З. Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятының баш мөхәррире Зөлфия Карабаева тантаналы чараны ачып, җыентыкның яшь буын өчен кирәкле булуын, балалар әдәбияты аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләүнең әһәмиятен билгеләде.

Сүз җыентыкның авторларына бирелде. Тормышка сабый булып карый, аның кебек уйный, хыяллана, гаҗәпләнә һәм сөенә белүче ике шагыйрә дә тамашачы игътибарына иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Люция Мәснәви кызының һәр шигырен кечкенә бер тамаша итеп күрсәтә белү осталыгына соклансак, Резеда Флүр кызы салмак, йомшак тавышы белән әйтерсең дә үзе тудырган нәни геройлар булып сөйләде.

Ә инде укучы балаларның күптән түгел генә дөнья күргән җыентыктан шигырьләр ятлап килүе – бәйрәмнең яме, бизәге булды. Резеда Шакированың шигырьләрен Затон бистәсендәге якшәмбе мәктәбе укучылары сөйләде. Ә инде 84нче Татар гимназиясенең  3Е сыйныфы укучылары Люция Әблиеваның шигырьләрен тәкъдим итте. Кызлар һәм малайларның милли бизәкле киемнәрдә булу күзләрне иркәләде. Укытучылары Айгөл Рәшит кызы Ахунованың шәһәрдә туып-үскән, бер сүз дә татарча белмәгән балаларны да  туган телдә сөйләшергә, ана телен яратырга, милли һәм зәвык белән киенергә өйрәтә белү осталыгы таң калдыра! Нәкъ аның укучылары тел, иҗат белән бәйле конкурс-фестивальләрдә җиңүләр яулый. Сыйныфтагы 34 укучының да 1нче сыйныфтан “Әллүки” журналын алдыруы да остазларының туган телгә сөю тәрбияләү алымы.

Китапның исем туенда бик күп матур теләкләр әйтелде, бүләкләр өләшенде. Әлбәттә, чарада катнашучылар балаларны да сөендерде. Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Руслан Сөләймановның ике белем учагыннан килгән укытучыларга татар алфавиты бүләк итте.

Соңыннан чарада катнашучылар бергәләшеп "Туган тел" җырын башкарды.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: