Ноябрьдә Русия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә “Кыңгырау чыңы урынына музыка” проектын башлап җибәрәчәк. Хәзер традицион кыңгырау тавышы урынына популяр көйләр һәм классик әсәрләрдән фрагментлар яңгыраячак. Проект илнең барлык мәктәпләрен колачлаячак, ул укучыларны музыка культурасына җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, дип хәбәр ителә министрлык сайтында.
Агымдагы уку елында яңгыраячак көйләр билгеле бер истәлекле даталарга багышланачак. Аларны Русиянең төрле төбәкләреннән балалар музыкаль коллективлары яздырачак. Әйтик, ноябрьдә Александра Пахмутова җырларыннан өзекләр булачак (композиторның тууына 95 ел тулу уңаеннан). Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 400 әсәр арасыннан дүрт җыр сайлап алынган: “Орлята учатся летать”, “Хорошие девчата”, “Надежда”, “Трус не играет в хоккей”.
Агымдагы елның декабрендә дәресләр тәмамлангач, Петр Чайковский балетларыннан музыкаль фрагментлар яңгыраячак. 2025 елның гыйнварыннан майга кадәр көйләр илнең тарихи даталарына һәм “Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр” дәресләре темаларына багышланачак.
Автор фотосы.