Уфада "Созвездие мужества" Бөтенрусия фестивале лауреатларын бүләкләделәр. Алар арасында 14 яшьлек Анна-Элиза Ванюшкина да бар.
Кыз 18 минут дәвамында йөрәге туктаган сеңлесенең гомере өчен көрәшкән. Аны “Күрсәткән батырлыгы өчен” медале белән бүләкләгәннәр.
Бу хәл 2021 елның июнендә булган. Анна-Элиза бер яшьлек сеңлесе һәм әтисе белән Бедеева Поляна авылындагы дачаларында була. Укучы кыз беразга бакчага чыга, ә кире ихатага кергәч, ишек алдындагы яңгыр сулары җыелган ваннада сеңлесе Есенияне күрә. Сабыйда яшәү билгеләре инде булмый.
Анна-Элиза сеңлесен судан чыгара һәм йөрәк-үпкә реанимациясе ясый башлый. Аны ничек дөрес эшләргә икәнен телефоннан әнисе әйтеп тора. 18 минут буена апасы сеңлесенең гомере өчен көрәшә. Сабыйның йөрәге эшләп китә. Икенче көнне реанимациядә Есения комадан чыга.
Фото: видеодан скриншот