-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
14 ноябрь , 11:15

Безнең укучылар сынатмас!

Башкортстаннан 14 яшьлек малай “Умнее всех" тапшыруында катнаша.

Безнең укучылар сынатмас!
Безнең укучылар сынатмас!

Уфа укучысы Роман Сысоев “Пятница!” телеканалында барган «Умнее всех" интеллектуаль шоуында катнашты. 14 яшьлек үсмер информатика, математика, әдәбият һәм психология белән мавыга. Роман акчалата приз ота алырмы, бүген, 14 ноябрьдә билгеле булачак. Эфирга шоуның җиденче чыгарылышы чыгачак, дип хәбәр итә телеканалның матбугат хезмәте.

«Умнее всех» —  интеллектуаль телевикторина. Тапшыруда 10 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар уйный. Үзләренең супер акыл сәләте ярдәмендә алар дүрт раундтан торган интеллектуаль киртәләр полосасын узалар һәм баллар җыялар. Уен ахырында баллар реаль акчага конвертацияләнә, җиңүче акчалата приз ала һәм суперфиналга уза. Алар арасында программалаштыру, геосәясәт, шахмат, вексиллология, менталь арифметика, серпентология һәм башка белем өлкәләре белгечләре бар. Проектны Тина Канделаки алып бара.

Интеллектуаль шоуның алтынчы чыгарылышында Уфадан 15 яшьлек Тимур Мусин катнашуы турында да язган идек.

 

Фото:пресс-служба телеканала «Пятница»

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: