-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
15 ноябрь , 12:45

Руль артында – исерек үсмер...

Юл-патруль хезмәте инспекторлары ун айда 158 балигъ булмаган баланың эчкән килеш транспорт белән идарә итүен ачыклаган.

Руль артында – исерек үсмер...
Руль артында – исерек үсмер...

Башкортстанда 158 үсмер исерек килеш транспорт чаралары белән идарә иткән, ә аларның җидесе хәмер эчкән килеш кабат руль артына утырган. Соңгыларына “административ җәзага дучар ителгән яки хөкем ителгән  килешисерек хәлдә транспорт чарасы идарә итү" мәддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный, дип хәбәр итте журналистлар белән очрашуда Башкортстан буенча Дәүләт автоинспекциясенең Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Линар Зиннуров.

Аның сүзләренчә, республикада агымдагы елның ун аенда юл-патруль хезмәте инспекторлары юлларда транспорт белән идарә итәргә хокуклары булмаган мең ярымнан артык балигъ булмаган баланы ачыклаган.

„Аларга карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды, анда 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф каралган, — дип аңлатты Линар Зиннуров. — Монда ата-аналарга шуны искәртеп үтәргә кирәк: балигъ булмаганнарның транспорт белән идарә итүенең һәр очрагы — балаларны полициядә профилактик исәпкә кую өчен сәбәп. Моннан тыш, аларның законлы вәкилләре өчен административ җаваплылык һәм 30 мең сум штраф каралган".

Ел башыннан төбәктә 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар катнашлыгында 399 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 10 бала һәлак булган һәм 430ы җәрәхәтләнгән. Республикада һәр алтынчы авария балигъ булмаганнар катнашлыгында була, дип билгеләгән Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: