-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
16 ноябрь , 11:10

Уфада матурлык һәм грация бәйрәме узды

Анда республиканың кадет сыйныфларыннан 160 укучы катнашты.

Уфада матурлык һәм грация бәйрәме узды
Уфада матурлык һәм грация бәйрәме узды

Уфада традицион шәһәр кадетлар балы гөрләде. Матурлык һәм грация бәйрәме республика авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында узды. Укучылар вена фигуралы һәм кадет вальсларында әйләнделәр, полонез һәм падеграс башкардылар. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге беренчел очу әзерлеге интернат-мәктәп укучыларының чыгышлары аеруча соклангыч булып, игътибарны җәлеп итте.

Балда Башкортстанның шәһәр һәм районнарындагы кадет сыйныфларыннан укуда аеруча зур уңышларга ирешкән 160 укучы катнашты.

Чара кысаларында шулай ук педагогларны бүләкләделәр, аларга Хөкүмәт һәм ведомство бүләкләре, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тантана ахырында балның принцы белән принцессасын сайладылар. Уфаның 130нчы мәктәбе укучылары Сергей Гаев һәм Аделина Хәйретдинова бу бәхеткә лаек булды.

 

Фото:пресс-служба Городского совета г. Уфы

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: