Абдулла Алиш
Минем әни
Хикәя
Сез минем әнине белмисезме? Алайса сезнең өйдә барысы да исән-саулар, берегез дә авырмый торгансыздыр. Авырсагыз минем әнине чакырган булыр идегез, чакырсагыз, минем әнинең кем икәнен белгән булыр идегез.
Минем әнине бар кеше дә ярата. Ә мин аны бар кешеләрдән дә артыграк яратам. Тәмле конфетлар алып кайтканы өчен генә ярата дип уйлый күрмәгез. Юк, аның өчен генә түгел.
Мине бик— бик яраткан өчен, иркәләгән, сөйгән өчен генә дә түгел. Яратырлык шул минем әни! Ничек итеп яратмыйсың ди инде аны. Тыңлагыз әле, беркөнне менә нинди хәл булды.
Безнең әнине күршедәге бер апа килеп чакырды. "Барыйм инде, барыйм инде", — дигәч, әни мине дә алып барырга булды. Без әни белән икәүләп киттек. Йөгерә-йөгерә бардык, әни дә йөгерде, мин дә...
Өйдә әниләре дә елый, кечкенә кызлары да караватта елап ята, малайлары да — барысы да елыйлар. Без кергәч, бераз тындылар. Исәнләшкәч тә:
— Кайсыгыз авырый? — дип сорады әни.
Әниләре:
— Менә, менә бу кызыбыз, — дип, караваттагы кечкенә кызны күрсәтте.
Уйнаганда ул кызның уң кулы авыртып киткән. Хәзер инде ул аны селкетә дә алмый, кулы ботак кебек салынып тора. Ул кул белән хәзер бит тә юып, кашык та тотып, карандаш та тотып булмый. Әни бу кызның кулын кат-кат карады да:
—Артык зарар юк, кулың тайган икән, беразга сул кулыңны өйрәтергә туры килер, — диде. Ниндидер дарулар сөртеп, кулын үз урынына кертте дә куйды.
Кыз шул вакыт "Ах!" дип, бик каты кычкырып җибәрде.
— Авыр әйбер күтәрмә, дүрт-биш көн кулыңны бәйләп йөр, —диде әни.
Кызның әнисе минем әнинең кулын кыса-кыса әйтте:
— Сезгә бик зур рәхмәт, мин бик кайгырган идем... — Кыз да, башын иеп, безнең белән исәнләште. Кулы авыртканга күрә, ул күрешә алмады.
Без саубуллашып кайтып киттек.
Җиде-сигез көн үткәч, бу кыз безгә урамда очрады. Ул әни белән килеп күреште:
—Рәхмәт сезгә, бик рәхмәт. Кулым төзәлде. Мин инде күптән мәктәпкә йөрим. Мин хәзер ике кулым белән дә язу яза беләм, барсын да эшли алам... Сезне бер дә онытмыйм... Сезне бик яратам, — диде ул.
Балаларны, апаларны. абыйларны, әтиләрне, әниләрне, бабайларны, әбиләрне авырудан котылдыруы өчен мин дә әниемне бик яратам шул.