-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 ноябрь , 16:25

Әни – җирдә иң газиз кеше!

Балтач районының Түбән Сикияз мәктәбе укучылары әниләрен сөендергән.

Әни – җирдә иң газиз кеше!
Әни – җирдә иң газиз кеше!

Безнең илдә күпсанлы бәйрәмнәр арасында иң матуры - Әниләр көне. Ул күптән түгел генә, 1998 елда барлыкка килсә дә, һәркем өчен кадерле бәйрәмгә әйләнде. Әниләр көне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел бәйрәм 24 ноябрьгә туры килде. Без дә бәйрәм уңаеннан әниләребезгә иң матур теләкләребезне, рәхмәт сүзләрен җиткердек.

 Традицияне саклап, без, башлангыч сыйныфта укучы кызлар һәм малайлар, укытучы апаларыбыз белән бергә әниләребез өчен концерт программасы әзерләдек. Җырладык, шигырьләр сөйләдек, биедек. Бәйрәм азагында әниләребезгә үз кулларыбыз белән ясаган открыткаларны бүләк иттек. Бәйрәм тәмле чәй эчү белән тәмамланды.

3нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Лариса Ринат кызы Нурлыева.

Балтач районының Түбән Сикияз мәктәбе.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: