-8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
27 ноябрь , 14:50

Укучылар үзләре сайлап ашый

Башкортстанның бер мәктәбендә яңача туклана башлаганнар.

Укучылар үзләре сайлап ашый
Укучылар үзләре сайлап ашый

Уфаның 136нчы башкорт лицее альтернатив меню буенча кайнар ризыкка заказ бирү мөмкинлеген оештырган. Бу хакта төбәк Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзер һәр укучы шәхси өстенлекләрдән һәм сәламәтлек үзенчәлекләреннән чыгып туклануны үзе сайлый ала.

Көн саен укучыларга кайнар иртәнге ашның өч варианты тәкъдим ителә. Балалар кичтән үк тәкъдим ителгән исемлектән ризыкларны үзләре теләгәнчә сайлый ала.

"Укучылар һәм аларның ата-аналары, пешекчеләр мондый яңалыкларга шат, чөнки балалар барысын да бик рәхәтләнеп ашыйлар. Әлегә бу практика 9-11 сыйныф укучылары өчен гамәлгә ашырыла, әмма мәктәп җитәкчелеге бу башлангычны башка сыйныфлар өчен дә дәвам итәргә ниятли. Узган ел белән чагыштырганда укучылар арасында тукланучылар күпкә артты", - дип белдерделәр төбәк мәгариф министрлыгында.

Уфа мәгариф идарәсе мәгълүматы буенча, проект Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе кысаларында тормышка ашырыла һәм шәһәрнең башка мәктәпләренә дә таратылачак.

 

Фото: төбәк Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: