-9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
28 ноябрь , 12:05

Абыйлы-энеле миллион сум отканнар

Яшь программистлар бик җитди бәйгедә катнашкан.

Абыйлы-энеле миллион сум отканнар
Абыйлы-энеле миллион сум отканнар

Башкортстаннан абыйлы-энеле укучылар – Егор һәм Богдан Глуховцевлар бизнес өчен санлы продуктлар булдыру буенча “Кибер-102”хакатонын эшләүчеләр командалары ярышларында миллион сум откан. Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалында узган турнирда 148 укучы катнашты, дип хәбәр иттеләр республика дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министрлыгында.

- Яшь призерлар хәзерге вакытта үз проектларын бизнеста тормышка ашыру белән шөгыльләнә һәм компания белән хезмәттәшлек итә. Егор белән Богданны чын күңелдән котлыйбыз, аларга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмауларын телибез, – дип белдерде Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры вазифаларын башкаручы Геннадий Разумикин.

Ярышларда җиңгән Егор һәм Богдан Глуховцевлар Стәрлетамакның Яңа Отрадовка авылындагы 3нче мәктәптә укый.

 

Фото:Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры сайтыннан

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: