-8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
28 ноябрь , 10:50

Табышмакта — әкият герое

Дуслар! Абдулла Алиш әкиятләрен яхшы беләсезме?

Табышмакта — әкият герое
Табышмакта — әкият герое

Дуслар! Түбәндәге табышмакларның җавапларын тапсагыз, Абдулла Алиш әкиятләренең геройлары белән танышырсыз. Ул геройлар язучының кайсы әкиятеннән булуын белгәч тә, “Әллүки”гә язып җибәрегез.

  1. Мин кечкенә, миңа тимә,

Тисәң, авыртты, димә!

  1. Су коена инештә,

Оча алса да, җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә.

  1. Ишек төбендә ята,

Куян күрсә җан ата.

  1. Башы — тарак, койрыгы — урак.
  2. Яшел чирәм өстендә

Кырт-кырт кыртлар,

Канатларын җәеп

Балаларын туплар.

  1. Урмый, чәчми,

Ил өстендә көн итә.

  1. Җәен соры, кышын ак,

Шул ни булыр, әйтеп бак?

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: