-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
3 декабрь , 23:25

Балаларны Белоруссиягә алып бару мәсьәләсе дә карала

“Туры элемтә” вакытында Кызыл таң" гәзитенең, “Тулпар”, “Әллүки” журналларының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов мәктәп укучылары һәм яшьләр туризмына бәйле сорау юллады.

Балаларны Белоруссиягә алып бару мәсьәләсе дә карала
Балаларны Белоруссиягә алып бару мәсьәләсе дә карала

Мәктәп укучылары өчен – “Мәктәп туризмы”, пенсионерлар өчен "Башкортстанда озын гомерлелек" кебек программалар бар. Республикада яшьләр өчен дә туризм программалары булачакмы? "Кызыл таң" гәзитенең, “Тулпар”, “Әллүки” журналларының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов республика Башлыгына шундый сорау юллады.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, тулаем алганда төбәктә туризм индустриясе үсешә, арзанрак була бара.

Башкортстанда барыр урыннар да, күрер нәрсәләр дә бик күп. Мәктәп укучыларына һәм яшьләргә килгәндә, алдагы елга федераль бюджеттан балалар туризмына финанслау каралмаган.

Әмма республика җитәкчелеге укучыларны Башкортстанның төрле почмаклары белән таныштыру мөмкинлеген эзләячәк һәм табачак. Шулай ук, балаларның Беларуська бару мәсьәләсе дә карала. "Әлегә акча саныйбыз", - диде Радий Хәбиров.

Фото: видеодан скрин

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: