Мишкә районының Чурай авылындагы Яныш Ялкайн исемендәге мари гимназиясе коллективы “Туры элемтә” барышында Радий Хәбировка белем учагына бирелгән яңа автобус өчен рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта директорның укыту эшләре буенча урынбасары Олина Иркәбаева көнүзәк проблемаларны да җиткерде.
“Безнең гимназия бинасына капиталь ремонт кирәк, уку кабинетларын, актлар һәм спорт залларын, матди-техник базаны яңартырга кирәк. Безнең укучылар олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүләр яулый. Алар өчен уңайлы шартлар тудыру яңа уңышларга зур этәргеч булыр иде”, - диде педагог.
“Мишкә районында полилингваль гимназия ачарга уйлаганда, мари теле укытучылары табып булмас дип борчылган идек. Хәзер анда яшь укытучыларның булуын да күрәм, бу шатлыклы хәл”, — диде Радий Хәбиров.
Республика мәгариф министры вазыйфаларын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин әлеге гимназиядә 2026 елда ремонт башланачагын белдерде.
Фото: гимназия сайтыннан