9 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге агымдагы елга нәтиҗәләр ясап, тантаналы чара оештырды. Чарада Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.
Кичә мәшһүр тальянчы Фән Вәлиәхмәтовның истәлегенә фильм күрсәтүдән башланды. Гармунчы Салават Әксәнов тальянда Фән Вәлиәхмәтовның яратып башкарган көйләрен уйнады. Кичәнең тантаналы өлешендә мәшһүр татар композиторларының классик әсәрләре башкарылды.
Тамашачылар алдында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, опера җырчысы, “Алтын битлек” премиясе иясе Илһам Вәлиев, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Идрис Газиев, Идрис Мөдәрис улының укучылары Вилдан Абраров, Юнир Хисмәтуллин, Язгөл Гайсина чыгыш ясады.
Фортепиано партиясен Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторийның сәнгать җитәкчесе, Башкортстанның халык артисты Индира Әсәдуллина һәм Елена Носорева башкарды. Чараны Уфа "Нур" татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның халык һәм Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова алып барды.
Музыкаль өлештән соң Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев халкына фидакарь хезмәт итүче милләттәшләребезгә бүләкләр тапшырды. Бу күркәм чарада бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары да мактаулы бүләккә лаек булды. Уфаның 84нче Татар гимназиясе укытучысы Айгөл Ахунова, Бүздәк районының Каран мәктәбе укытучысы Зөлфия Мансурова, Туймазы 1нче интернат-мәктәбе укытучысы Зинфира Нурисламова, Бакалы районының Бакалы 1нче мәктәбе укытучысы Гүзәлия Газизова, Нефтекама шәһәренең 12нче мәктәбе укытучысы Рәзинә Нуриәхмәтова “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Укучылары күңеленә туган телгә сөю орлыклары салучы, ана телен, гореф-гадәтләребезне кадерләргә өйрәтүче мөгаллимәләрне чын күңелдән котлыйбыз. Эшегездә уңышлар, сәламәтлек, рәхмәтле укучылар телибез. Алда яңа уңышлар, яңа үрләр көтсен!
Илдар Еникеев фотолары.