Барлык яңалыклар
10
Мин — укучы!
11 декабрь 2024, 07:40

Укучының тәртибе өчен билге куярга кирәкме?

Владимир Путин аны кайтару турында фикер алышырга чакырды.

Укучының тәртибе өчен билге куярга кирәкме?
Укучының тәртибе өчен билге куярга кирәкме?

Русия Президенты Владимир Путин мәктәп укучыларының үз-үзләрен тотышын, тәртибен бәяләүне кире кайтару темасын ата-аналар һәм белгечләр белән фикер алышырга кирәк, әмма мондый бәяләү кире кайткан очракта бу нәрсәгәдер йогынты ясарга, ниндидер нәтиҗәгә китерергә тиеш, дип билгеләде.

10 декабрьдә  Владимир Путин видеоэлемтә режимында Кеше хокуклары буенча совет әгъзалары белән традицион утырыш уздырды. Очрашу Халыкара Кеше хокуклары көненә багышланганды. Ул ел саен дөньяда 10 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

"Дөресен әйткәндә, мин хәтта бездә тәртип өчен бәя булмавын белми дә идем. Әгәр моның өчен билге куярга ярамый икән, димәк, мондый карар кабул итүчеләрнең ниндидер сәбәпләре булган. Әлбәттә, бу хакта фикер алышырга кирәк. Ләкин әгәр тәртип өчен бәя кире кайтарылса, ул нәрсәгәдер йогынты ясарга тиеш... Ул башка бәяләр белән тигез булырга тиеш... Моны белгечләр, ата -аналар берлеге белән фикер алышырга һәм уйланылган карар кабул итәргә кирәклеге белән килешәм", - диде дәүләт башлыгы.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: