Барлык яңалыклар
10
Мин — укучы!
12 декабрь 2024, 11:05

Укучылар Конституцияне яхшы белә

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә мавыктыргыч квиз-уен узды.

Укучылар Конституцияне яхшы белә
Укучылар Конституцияне яхшы белә

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә “Конституция —Русия дәүләтенең төп законы” квиз-уены узды. Интеллектуаль уенда 5нче лицейның 5нче параллель сыйныф укучылары катнашты.

Китапханә хезмәткәрләре балаларга илнең төп һәм иң мөһим законы – Русия Федерациясе Конституциясе турында сөйләделәр. Квиз-уен өчен балалар 2 командага бүленде. Һәр команда үзенә исем уйлап тапты һәм капитан сайлады. Уен 7 турдан торды. Биремнәр күптөрле һәм кызыклы булды. Бу блиц-сораштырулар да, Русия Конституциясендә очрый торган терминнарны күрсәтмәләр буенча билгеләргә кирәк булган сораулар да. Мольбертта дәүләткә һәм аның символларына кагылышлы сүзләр яшеренгән сканворд төзелгән иде. Һәр команда җавапларның үз вариантларын тәкъдим итте.

Аннары китапханәчеләр уенда катнашучыларга анаграммалар белән карточкалар таратты. Уенчыларның бурычы— 3 минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк анаграмма табу. Киләсе турда уенчылар дәүләт бәйрәмнәрен аларның даталары белән чагыштырдылар. Йомгаклау туры балалар өчен аеруча мавыктыргыч булды, чөнки сораулар әкият хокуклары бозылган әкият персонажларына кагыла иде. Укучылар андый әкиятләрнең һәм геройларның исемнәрен бик җиңел таптылар. Квиз-уенда катнашучыларның барысы да актив булды һәм максималь балл җыярга тырышты. Балалар Русия Конституциясе буенча яхшы теоретик белемнәрен күрсәтте.

Чара тәмамлангач, барлык катнашучылар Конституция көненә багышланган күргәзмә янында фотога төште. Бу уен үсеп килүче буынның актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлтелгән иде.

Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: