Барлык яңалыклар
10
Мин — укучы!
12 декабрь 2024, 11:40

Уникаль мәктәп булачак!

Уфада математик лицей-интернат төзеләчәк.

Уникаль мәктәп булачак!
Уникаль мәктәп булачак!

Башкортстан соңгы елларда мәгарифнең барлык баскычларын – мәктәпкәчә яшьтән алып югары баскычка кадәр үстерүдә югары планка куйды, дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы – Корылтайга Юлламасында.

Педагоглар һәм тәрбиячеләр күп кенә ярдәм чаралары ала башлады. Быел балалар бакчаларының иң яхшы педагогларына 575 мең сум күләмендә 75 грант расланган. Киләсе елдан мәктәпләрнең иң уңышлы яшь җитәкчеләре (45 яшькә кадәр) 690 мең сумлык 50 грант алачак. Ел саен меңнән дә ким булмаган укытучы шифаханә-курорт хезмәтләре алуга 56 мең сум күләмендә сертификат алачак. Радий Хәбиров билгеләвенчә, бу хакта даими рәвештә педагоглар үзләре сорый.

Капиталь ремонт буенча федераль программа кысаларында 146 мәктәп бинасы ремонтланган. Балалар бакчаларын һәм колледжларны ремонтлау буенча тагын бер федераль программага 16 мәктәпкәчә учреждение һәм 7 колледж бинасы кертелә. Моннан тыш, 215 спорт залы, 25 ачык спорт мәйданчыгы яңартылган. Төбәк бюджеты хисабына Евразия фәнни-мәгариф үзәге вузлары белән партнерлыкта 15 универсарий оештырылды, укучыларның 265 проектын хупладылар.

Биш ел эчендә республикада 44 яңа мәктәп һәм 31 мең урынга исәпләнгән 65 балалар бакчасы төзелде, быел тагын 4 мәктәп сафка кертеләчәк. 2025 елда Нагаево 260 урынлык балалар бакчасы төзелә башлаячак. Уфада федераль бюджет исәбенә математик лицей-интернат төзеләчәк.

"Бөтен республикадан сәләтле балалар өчен заманча үзәк булдырачакбыз. Бу уникаль мәктәп булачак, аның чыгарылыш укучылары белән илебез горурланачак”, - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.

2022 елдан республика “Профессионалитет” федераль проектында актив катнаша. Хәзер республикада 14 мәгариф һәм мәгариф-җитештерү кластеры эшли. Башкортстан Башлыгы мәгариф һәм фән министрлыгына киләсе елда биш яңа кластер булдыруга заявка әзерләргә кушты.

 

Автор фотосы

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: