12 декабрьдә, Русия Конституциясе көнендә, Бүздәк районының Сабай урта мәктәбендә белем алучы 3нче һәм 4нче сыйныф укучыларын “Беренчеләр хәрәкәте” хәрәкәтенең беренче баскычы булган “Русия бөркетләре” сафларына кушылу тантанасы булды.
Чарада мәктәп директоры Альберт Тәлгать улы Арсланов, директорның тәрбия буенча эшләре буенча киңәшчесе Зенфира Рабис кызы Сәетова, "Балачак навигаторлары" проектының муниципаль координаторы Гөлнара Фән кызы Кирәева, “Беренчеләр хәрәкәте”нең Бүздәк районы буенча бүлекчәсе белгече Вилена Радик кызы Диникәева, махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан "Рига" позывнойлы якташыбыз, педагогик хезмәт ветераны, мәгариф отличнигы, “Русиянең иң яхшы укытучылары” конкурсы җиңүчесе Нәсимә Мисбах кызы Сәетова, башлангыч сыйныфлар укытучылары, укучылар, ата-аналар катнашты.
16 укучы “Русия бөркетләре” сафларына кабул ителде. Балалар бөркетләр турындагы риваять белән танышты, ант бирде, "Русия бөркете" җырын башкарды. Хәзер алар үзләренең сыйныф җитәкчеләре Вәсимә Хәниф кызы һәм Рәмилә Гали кызы белән берлектә программа трекларында катнашачаклар, үзләрен эколог, спортчы, остаз ролендә сынап караячаклар, лидерлык сыйфатларын үстерәчәкләр, эрудицияләрен тикшерәчәкләр, үз теләкләре белән игелекле гамәлләр башкарачаклар.
Безнең укучыларыбыз бу исемне лаеклы йөртер һәм киләчәктә мәктәбебез, илебез горурлыгы булыр дип өметләнәбез. Алда сезне бары тик уңышлар, яңа ачышлар һәм казанышлар гына көтсен!
Зенфира Сәетова,
директорның тәрбия буенча эшләре буенча киңәшчесе.
Автор фотосы.