Барлык яңалыклар
10
Мин — укучы!
26 декабрь 2024, 14:35

Җимлекләргә көн дә күчтәнәч салабыз!

Балтач районы Түбән Сикияз мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары кошкайларны кайгырта.

Җимлекләргә көн дә күчтәнәч салабыз!
Җимлекләргә көн дә күчтәнәч салабыз!

Кошлар безнең канатлы дусларыбыз. Кошларны саклау – табигатьне саклау, ә табигатьне саклау – ул Туган илне саклау дигән сүз. Кошлар – табигать күрке, нәфис гәүдәле, гүзәл кошлар үзләренең матурлыгы, күңелгә ятышлы сайраулары белән кәефебезне күтәрә, тормышыбызны бизи. Агачларны, үсемлекләрне корткыч бөҗәкләрдән саклый.
Кышын кошларга азык табуы бик авыр. Шуңа күрә без канатлы дусларыбызга ярдәм итәргә тиешбез. Балаларыбыз кечкенәдән моны аңлап, табигать белән дуслашып үссен иде. Шул вакытта киләчәгебез матур, ышанычлы булачак.
Табигатьне яратып, кошларга булышып, аларны рәнҗетмичә үскән балалар кешелекле, игелекле, миһербанлы булып үсә. Киләчәккә юл - бүген салына.
Без кошларга җим табарга булышсак, алар безне үзләренең матур сайравы, бакчаларыбызда "санитарлар" булулары белән сөендерәчәк.
Без, Түбән Сикияз урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары белән, канатлы дусларыбызга азык салу өчен жимлеклэр ясап, агач ботакларына элдек. Көн дә мәктәпкә килгәндә укучыларым кошкайларга күчтәнәч алып килә.

"Жимлекләргә  рәхим итегез, кошкайлар! Сез безнең якын дускайлар!" - ди укучыларым.

Лариса Ринат кызы НУРЛЫЕВА, башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Балтач районының Түбән Сикияз урта мәктәбе.

 

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: