Шушы көннәрдә Ямалдагы Муравленко шәһәреннән ике игезәк кызны Федерация Советының “Күрсәткән батырлыклары өчен” медальләре белән бүләкләделәр. 15 яшьлек Эльвина һәм Эльвира Сәфәргулов һәр җәй Башкортстанга – Ишембай районының Карайган авылына туганнарына кунакка кайта. Агымдагы елның 23 июнендә алар янгыннан өч баланы – 2, 4 һәм 11 яшьлек бертуган энеләрен коткарганнар.
Гадәттән тыш хәл иртәнге сәгать бишенчеләр тирәсендә була. Кыска ялганыш аркасында йортта кинәт янгын чыга, анда бу вакытта игезәк кызлар, аларның әниләре һәм өч кечкенә туганнары йоклаган була. Беренче булып Эльвина уяна һәм, телефонындагы фонарьны кабызып, бүлмәнең төтен белән тулганын күрә. Ул шунда ук кечкенә энеләрен төтен исенә тончыкмасыннар өчен идәнгә яткыра. Аннары кычкырып Эльвираны уятты, шуннан кызларның әнисе Фаягөл дә уяна. Бәхеткә, барысы да исән-сау йорттан чыгып котыла.
Гадәттән тыш хәл вакытында югалып калмаган, якыннарының гомерләрен саклап калган кыю кызлар, әфарин!
Фото:bashinform.ru