Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
18 гыйнвар , 09:05

Ерак бабам белән горурланам!

Дуслар "Әллүки" журналы Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан "Безнең гаилә ордены" дигән конкурс игълан итә.

Ерак бабам белән горурланам!
Ерак бабам белән горурланам!
Дуслар "Әллүки" журналы Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан "Безнең гаилә ордены" дигән конкурс игълан итә. Сездән Бөек Ватан сугышында катнашкан ерак бабаларыгыз турында хатлар, матур истәлекләр, фотолар көтәбез. Алар журнал битләрендә дә басылып барачак. Конкурсны Краснокама районының Куян мәктәбе укучысы Азиза Ялилованың хаты белән башлап җибәрәбез. Сездән дә хатлар, язмалар көтәбез, дуслар!
 
Ерак бабам белән горурланам!
 
Минем карт бабаем Ислам Шәислам улы Фәтхиев Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул 1921 елда Краснокама районының Баръязыбаш авылында туган. Ул дәһшәтле, канкоешлы сугышны башыннан азагына кадәр кичкән. Тыныч тормышта ерак нәнәебез Рәйсә Зәйнетдин кызы алты бала үстергәннәр. Бүген аларның 11 оныгы, 20 туруны бар. Ерак бабам 1981 елда вафат булган. Мин аның орден-медальләрен еш кулыма алам. Безгә тыныч тормыш бүләк бабам белән чиксез горурланам!
Азиза ЯЛИЛОВА,
2 нче сыйныф укучысы.
Краснокама районының Куян мәктәбе.
 
 
Фото гаилә архивыннан.
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: