Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
20 гыйнвар , 16:15

Игелекле булуың өчен рәхмәт, Диана!

17 яшьлек Диана Газинаның изге эшләре республика Башлыгын да сокландыра.

Игелекле булуың өчен рәхмәт, Диана!
Игелекле булуың өчен рәхмәт, Диана!

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров үзенең #ЖЗЛ_Башкортстан рубрикасында Шәйморатов исемендәге штаб волонтеры Диана Газина турында сөйләде.

Радий Хәбиров әйтүенчә, Дүртөйле районының Әсән авылында яшәүче 17 яшьлек кызның тарихы аның күңеленә үтеп кергән. Диана Газина — уку алдынгысы. Шулай ук ул — Шәйморатов исемендәге штаб волонтеры да.

"Атна саен, мәктәптә дәресләр күп булуга, башка үз эшләре булуга карамастан, Диана авылдашы — махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирнең әнисе Фәһимә Шәйхзамановна Шәйхуллина янына барырга вакыт таба. Аңа өйдә булыша, төшке аш әзерли, бары тик янәшәсендә булырга һәм ярдәм итәргә тырыша. Һәм моны ул бурычы итеп түгел, ә чын күңелдән эшли", — дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы үзенең телеграм-каналында.

Диана — күпбалалы гаиләдә тәрбияләнә, аның абыйсы һәм апасы бар. Аның абыйсы әтисе белән бергә әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында ил алдындагы бурычларын үти. Әнисе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

"Рәхмәт сиңа, Диана, ихлас һәм игелекле булуың өчен, — дип рәхмәт белдерде кызга Радий Хәбиров. —  Ә синең әти-әниеңә —  шундый кыз тәрбияләгәннәре өчен".

 

Фото:телеграм-канал Радия Хабирова

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: