Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
21 гыйнвар , 16:55

Дәрескә бармасаң да буламы?

Мәгариф министрлыгында нинди һава температурасында мәктәпкә йөрмәскә рөхсәт ителүен аңлаттылар.

Дәрескә бармасаң да буламы?
Дәрескә бармасаң да буламы?

Республикага килүче салкыннар аркасында мәктәпләрдә дәресләргә йөрүне мөмкиннәр. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.

"Метеорологлар белдерүенчә, алдагы көннәрдә Башкортстанда һава торышының түбәнәюе көтелә. Исегезгә төшерәм, мәктәптә дәресләр нинди шартларда туктатылырга мөмкин:

— башлангыч сыйныфларда — авыл мәктәпләрендә дәресләр 23 градус температурада, шәһәр мәктәпләрендә 25 градус суыкта туктатыла;

— авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныфларда дәресләр 25 градустан түбән булганда, шәһәр мәктәпләрендә 27 градустан түбән булганда туктатыла;

— авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һава температурасы 30 градус булганда, шәһәр мәктәпләрендә 32 градус булганда дәресләргә йөрмәскә мөмкин. Мәктәпләр тышкы һава температурасы нинди булуга карамастан эшли һәм көчле салкыннар вакытында дәресләргә йөрүне туктату турындагы карарны һәр мәктәп, һава шартларын исәпкә алып, мөстәкыйль кабул итә", - дип язган ведомство җитәкчесе социаль челтәрләрдә.

Министр шулай ук уку йортлары хакимиятләренә биналарда җылылык режимын контрольдә тотуны оештыру йөкләмәсе белән мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, уку биналарында һава температурасы санитария нормалары буенча 18 градустан түбән булырга тиеш түгел.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: