Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
21 гыйнвар , 10:40

Диананың йомшак уенчыгы яугирне саклап йөртә

“Юсуп” позывнойлы хәрби сәләтле кызга Яңа ел бүләге ясаган.

Диананың йомшак уенчыгы яугирне саклап йөртә
Диананың йомшак уенчыгы яугирне саклап йөртә

“Башкортостан” мотоукчылар полкы сугышчысы Октябрьский шәһәрендә яшәүче яшь рәссам Дианага рәхмәт белдергән. Кыз үз куллары белән бәйләгән йомшак аюкайны яугирләргә җибәргән була, ә уенчык “Юсуп” позывнойлы хәрби кулына килеп эләгә . Бу хакта “Журналист язмалары" телеграм каналы хәбәр итә.

"Җир калтырап торганда, талисманым һәрвакыт янәшә. Бу йомшак уенчык алгы сызыкта дустыма әйләнде”, - ди “Юсуп”. Балалар кулы белән ясалган бик күп шундый талисманнар махсус хәрби операциянең төрле юнәлешләре буенча җибәрелгән. Диананың аю баласы “Юсуп”ны ут астында, FPV-дроннар һөҗүменнән, штурмнар вакытында саклаган. Сугышчы үзенең талисманын шаяртып “Медьмедь” дип атый.

Яңа елга алдыннан “Юсуп” укучының әнисе белән элемтәгә керә һәм Дианага бүләк алып килергә вәгъдә итә. Бәйрәм алдыннан ул чираттагы ялга кайта һәм талантлы кызга иҗат өчен җыелма: мольберт, буяулар, киндер һәм пумалалар бүләк итә. Диана җавап итеп яугиргә үзенең яңа йомшак уенчыгын — “Дымка” кушаматлы куянын бүләк итә. Хәзер йомшак куянкай да “Юсуп” белән бергә.

 

Фото: "Записки журналиста", ТГ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: