Караидел районының Сосновый Бор авылында бүген, 23 гыйнварда, 36 градуска кадәр суык булган. Шул авылда яшәүче кеше, термометр күрсәткеченең кинәт төшүен фотога төшереп, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә юллаган.
Моннан тыш, Бөрҗән районының Шүлгәнташ авылында һәм Зилаер районының Кананикольское авылында 33 градус теркәлгән, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Бүген иртән Уфада термометр баганалары минус 26 градуска кадәр төшкән. Мондый температурада башлангыч сыйныф укучылары өйдә калырга мөмкин.
Фото: МЧС по РБ