

Туймазы районында сәфәребезне дәвам итәбез, дуслар. Без - Югары Бишенде урта мәктәбендә. Әлеге белем учагында хезмәт салучы бердәм коллектив, тырыш, сәләтле һәм уңган укучылар белән танышу шундый күңелле узды! Кызлар һәм малайлар бик теләп, шатланып осталык дәресендә катнашты. Матур очрашуның нәтиҗәсе тагын да күңеллерәк! Хәзер Югары Бишенде укучылары да безнең дуслар сафында! Бүгенге очрашуда катнашкан кызлар һәм малайларның һәркайсына "Әллүки" журналы киләчәк! Балаларга мондый шәп бүләк ясаган остазларга, әти-әниләргә рәхмәт!
Күптән түгел без Бишбүләк районының Фатих Кәрим исемендәге Ает урта мәктәбендә белем алучы кызлар һәм малайлар, аларның мәктәп тормышы, уңышлары белән таныштык. Тырышып һәм яратып татар телен өйрәнүче укучылар "Әллүки"челәр оештырган осталык дәресендә катнашты. Бергәләп китапчык ясадык, фотога төштек, аралаштык. Киләчәктә якын дуслар булырга сүз куештык.
Динар Кәлимуллин фотосы.