Барлык яңалыклар
10
Мин — укучы!
24 гыйнвар , 10:00

Яшь хәбәрчедән - баш мөхәрриргәчә!

Дускай, син дә каләм тибрәтәсеңме? Үскәч журналист булу хыялың да бармы?

Яшь хәбәрчедән - баш мөхәрриргәчә!
Яшь хәбәрчедән - баш мөхәрриргәчә!

Яшь хәбәрчедән башлап баш мөхәррир вазыйфасына кадәр хезмәт юлы узган танылган журналист, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Фаил Фәтхетдиновның балачак тарихы синең өчен дә бик кызыклы булыр.


Фаил Камил улының язмышы “Йәншишмә” гәзите белән бәйле. Ул чакта гәзит “Башкортстан пионеры” дип атала. 3нче сыйныфта укыган чагында ул редакциягә туган авылы мәктәбендә үткән чара турында мәкалә язып җибәрә һәм язма басылып чыга. Билгеле журналист Зөһрә Котлыгильдинадан хат алу, гәзитнең яшь хәбәрчесе булып китү язу сәләте булган малайга канатлар куя. Илеш районының Иштерәк авылыннан редакциягә бер-бер артлы хатлар килеп кенә тора. 7нче сыйныфта укыганда яшь автор авылның комсомоллары турында очерк язып, гәзит оештырган конкурста җиңә һәм данлыклы “Артек” лагерена путевка белән бүләкләнә.


- Артек”ка Башкортстаннан 50 кеше бардык. Арабызда гәзитнең яшь хәбәрчеләре дә бар иде. Әйтик, Рәшидә Мәһәдиева, ул әлеге көндә “Ватандаш” журналының баш мөхәррире. Сменабызга илебезнең төрле төбәкләреннән яшь хәбәрчеләр җыелды. Без бергәләп журналистика серләренә өйрәндек, осталык дәресләре алдык, тәжрибә тупладык, стена гәзитләре чыгардык.Һәр көнебез файдалы, күңелле үтте. Диңгез күңелдә мәңге онытылмаслык хәтирәләр калдырды”, – ди Фаил Камил улы.


Барлык гомерен татар журналистикасы белән бәйләгән шәхес, оста җитәкче, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдинов 20 елдан артык “Кызыл таң” республика гәзитен җитәкли. “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларының да баш мөхәррире әле ул. Яңа ел алдыннан ул югары бүләккә лаек булды – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аңа Русиянең югары бүләген – II дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены медале  тапшырды. Әнә шундый абруйлы шәхес тә, яшь журналистлар өчен остаз да ул безнең җитәкчебез!

"Әллүки"челәр.

Фото шәхси архивтан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: