Барлык яңалыклар
10
Мин — укучы!
29 гыйнвар , 09:30

Яңа мәктәптә укытасың киләме?

Республикада гына түгел, Идел буе федераль округындагы иң зур белем учагы яңа уку елында ачылачак.

Яңа мәктәптә укытасың киләме?
Яңа мәктәптә укытасың киләме?

Уфаның Кузнецов Затонында төбәктә һәм Идел буе федераль округындагы  иң зур мәктәп төзелеше киң колач белән бара.

Белем учагы 2200 урынга исәпләнгән. Алдагы уку елында ул ачылырга тиеш. Башкаланың Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәүләтов белдерүенчә, җәй көне мәктәпкә педагоглар һәм хезмәткәрләр җыю башланачак.

"Теләге булганнар үзләре турында мәгълүматны Киров районы мәгариф идарәсенең электрон почтасына бүгеннән җибәрә ала. kirroo@yandex.ru", — дип хәбәр итте ул.

Төзелеш мәйданчыгында эш графикка ярашлы бара, дип билгеләде район башлыгы. Хәзер төзүчеләр тышкы инженерлык челтәрләрен, шул исәптән яңгыр канализациясен монтажлауны төгәлләде. Биналарның эчке бизәлеше, фасадны тышкы яктан җылыту эшләре бара.

"Подрядчы заманча материаллар куллана. Бүген полимер идәннәрне һәм тавышны изоляцияләүче түшәмне карадык", - дип белдерде Илвир Нурдәүләтов.

 

Фото: Киров районы хакимияте матбугат хезмәте.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: