Икенче Бөтендөнья сугышының иң фаҗигале вакыйгаларының берсе – Ленинград блокадасы – һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлык һәм корычтай ныклы рух билгесе. 900 көн һәм төнгә сузылган блокада вакытында шәһәр меңләгән кешесе чамасы кешесен югалта, бик күпләр ачтан үлә. Немец гаскәрләре, күпме генә тырышсалар да, шәһәрне ала алмый. Совет халкы изге җиребезне илбасарлардан саклап кала. Бу көннәрдән соң сигез дистә ел гомер узса да, бу канлы вакыйгаларның тере шаһиты булганнарның күңелендә чолганыш көннәре бөтен барлыгы белән саклана.
Шушы көннәрдә башкаланың Маршал Жуков исемендәге скверында, 84нче Татар гимназиясе коллективы тәкъдиме белән, Ленинград блокадасын тулысынча өзүгә 81 ел тулу уңаеннан “Хәтер шәме” митингы узды. Чарада укучылар, укытучылар, әти-әниләр, шулай ук, шәһәр округы депутаты Николай Романов катнашты.
Митингта катнашучылар һәлак булган ленинградлыларны һәм шәһәрне яклаучыларны бер минут тынлык белән искә алды. Бу авыр көннәрне кичергән һәм азатлык өчен көрәшкән барлык кешеләргә хөрмәт йөзеннән чәчәкләр салды, шәмнәр кабызды. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Азаматова блокадада калган Ленинградның батыр халкы, өч ел буена дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерүчеләр турында тетрәндергеч истәлекләрне яңартты. Гимназия укучылары дулкынландыргыч шигъри композицияләре белән халкыбызның рух ныклыгына, патриотизмына дан җырлады. Үсеп килүче буын Җиңүнең нинди зур югалтулар аша яулануын аңлап, яшәү өчен көрәш барган коточкыч шартларда бер-берсенә игелекле, кешелекле булып калган ата-бабаларыбызның каһарманлыгын онытмасын, аларны хөрмәт белән искә алып үссен иде.
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Фото гимназия сайтыннан.