Стәрлетамак мәктәпләренең берсендә ашханәсендә инцидент булган. Ашап утырган укучыларның берсе фрикаделька эчендәге болтка тешен сындырган.
“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, чит предмет иткә мәктәп туклануын оештыручының җитештерү цехында эләккән.
Әлеге хәлдән соң ук укучы кыз стоматологка мөрәҗәгать иткән. Табиб авыз куышлыгының лайлалы тышчасында өскә яклап 2,5 сантиметр озынлыкта яра барлыгын ачыклаган.
Кызның әнисе судка мөрәҗәгать иткән. Анда “Социаль туклану үзәге” зыян күрүчегә 70 мең сум компенсация, шулай ук 35 мең сум штраф түләргә тиеш дигән карар чыгарганнар.
Автор фотосы.