Барлык яңалыклар
10
Мин — укучы!
11 февраль , 15:55

Дүрт балалар бакчасын карантинга япканнар

Республикада мәктәп укучылары арасында да авыручылар саны арта.

Дүрт балалар бакчасын карантинга япканнар
Дүрт балалар бакчасын карантинга япканнар

Соңгы атнада Башкортстанда респиратор инфекцияләр белән авыручылар  санының 13 процентка артуы күзәтелә. Сан ягыннан бу 23 меңнән артык очрак, шуның яртысы 14 яшькә кадәрге балаларга туры килә. “Роспотребнадзор”ның Башкортстан  буенча идарәсендә республикада респиратор инфекцияләр буенча эпидемиологик хәл турында хәбәр иттеләр.

“Республикада дүрт балалар бакчасы тулысынча карантинга ябылган, шулай ук унҗиде мәктәптә егерме җиде сыйныф һәм җиде балалар бакчасында җиде төркем эшчәнлеге өлешчә туктатылган, — дигән мәгълүмат бирделәр ведомствода. — Башка респиратор вируслар арасында грипп белән авыручылар саны арта бара һәм гомум очракларның  50 процентына җитте.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: