

"Ул болытлар хәзер юктыр инде"... Күпме тыңласаң да һич ялкытмый торган шигырь ул. Әнә бит Тәтешле егете Искәндәр Исламов сәхнәгә чыкты да шунда ук игътибарны үзенә җәлеп итте. Балтач районының Түбән Сикияз авылы кызы Рания Галиева "Халкым йоласы" шигыре белән күңелдә уелып калды. Юкка гына "Күрдем чишмәләре" фестивалендә 1нче урын яуламады алар!
Шулганнан Илгиз Гәрәйшин "Кәҗә белән көтүче"не ничек оста итеп яттан сөйли! Залны көлдереп тә ала, уйга да сала. Күрдемнән Аиша Шәмсетдинова "Күрдемем" шигыре белән күңелләрне яулады. Әйткәндәй, фестивальдә Күрдемнән сәнгатьле укучылар аеруча күп иде. Шулай булмый ни? Атнабайның туган авылы бит ул! Азалия Нигъмәтуллина, Ралина Сәхибгәрәева, Ландыш Нигамаевалар Әнгам абыйларының төрле әсәрләрен бик матур итеп сөйләде. Лия Хәмитова һәм Рияна Хәкимҗановалар тамашачыларга Әнгам Атнабаевның шигырен урысча укып ишеттерде.
Атнабайның бик күп шигырьләренә көйләр язылган. Апалы-сеңелле Гүзәл һәм Гаяз Сафиннар шагыйрьнең "Туган җирем" һәм "Егетләр солдаттан кайталар" дигән җырларын башкарды. Шулай ук Тәтешле районы Быргынбаш авылы кызы Элиза Карамова "Туган җирем" дигән җыры белән Гран-при яулады.
Менә шундый алар – Атнабай оныклары! Алар сәләтле генә түгел, ә укуда да, спортта да сынатмый, җәмәгать эшләрендә дә актив. Атнабай абыйлары исән булса, алар белән горурланыр иде!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
Тәтешле районы.
Автор фотосы.