Көчле суыклар вакытында укучылар мәктәпкә йөрмәскә дә мөмкин. Иртән баланы мәктәпкә җибәрергәме-юкмы дип, икеләнеп торганда, гомум кабул ителгән нормаларга таянырга киңәш итәбез.
Уфа шәһәре хакимиятенең Мәгариф идарәсендә белдерүләренчә, укучылар түбәндәге һава температурасы булганда дәресләргә йөрмәскә дә мөмкин:
1-4 сыйныфлар – 25 С;
5-9 сыйныфлар —27 С;
10-11 сыйныфлар — 32 С.
"Моннан тыш, биналарда җылылык режимын контрольдә тотуны оештырырга кирәк, санитария нормалары буенча уку бүлмәләрендә һава температурасы 18 градустан түбән булмаска тиеш. Укучыларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре, сыйныф җитәкчесенә хәбәр итеп, балаларының мәктәпкә баруы турында карарны мөстәкыйль кабул итәргә хокуклы”, - дип билгеләделәр идарәдә.
Шул ук вакытта онытмагыз: гомуми белем бирү оешмалары тышкы һава температурасы нинди генә булган очракта да эшли.
Автор фотосы.