+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Мин — укучы!
21 февраль 2025, 08:20

Бабаларым Җиңүне якынайткан!

Минем өч бабам да илебезне фашистлардан азат итү өчен көрәшкән.    

Бабаларым Җиңүне якынайткан!Бабаларым Җиңүне якынайткан!
Бабаларым Җиңүне якынайткан!

Әсләм бабам –  Иштерәк, Сәлих бабам – Йонны, ә Нигъмәтҗан бабам Иске Күктау авылында туып үсә. Сугыш башлангач та алар фронтка китә. Сәлих бабам разведчик була. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Нигъмәтҗан картәтием II һәм  III дәрәҗә Дан орденынына лаек, "Батырлык өчен", "Германияне Җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә.
Ерак бабаларым өчесе дә сугыштан кайтып, матур тормыш кора, балалар үстерә. Алар белән бик горурланам!

Риана ШӘМСЕТДИНОВА,

1 А сыйныфы укучысы.

 Илеш районы Югары Яркәй 4нче мәктәбе.

Автор фотосы.

 
 
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас