+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
21 Февраля 2025, 10:35

Туган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем

Дүртөйле шәһәренең 3нче гимназиясендә укуга өлгер, сәләтле, тырыш укучылар белем ала.

Туган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түремТуган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем
Туган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем

Дүртөйле шәһәренең 3нче гимназиясендә укуга өлгер, сәләтле, тырыш укучылар белем алуы әллә каян күренеп тора. "Әллүки"челәр белән осталык дәресендә дә кызлар һәм малайлар үзләренең бик кызыксынучан, оста, максатчан булуын күрсәтте.

Тәҗрибәле директор Илнур Шәрифуллин җитәкләгән гимназиядә белем бирүче Эльнара Газизова, Гөлчәчәк Галимова, Альбина Фазлыева, Ләйлә Фатыйхова, Дилбәр Галинурова, Ләйсән Мөхәммитова, Миләүшә Төхвәтуллина, Вера Панина, Миләүшә Солтанова кебек мөгаллимәләр балаларны туган телле, зиһенле, сәләтле итеп тәрбияләү өчен барлык көчен сала. 

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Альбина Радус кызы һәм Ләйлә Ревенер кызы укучыларга белем бирү белән бергә, аларның күңелләренә халкыбызның җыр-моңнарын җиткерә, гореф-гадәтләрен өйрәтә.

Шунысы мөһим: балаларда туган телгә, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү әти-әнидән һәм укытучыдан тора. Әлеге гимназиядә татар теле һәм әдәбияты дәресләре 1нчедән 11нче сыйныфка кадәр укытыла. Әлбәттә, туган телгә битараф булмаган ата-аналарның балалары ана теле дәресләренә бик теләп йөри.

Туган телгә изге мөнәсәбәттә булган мөгаллимәләргә, аларның тырыш укучыларына уңышлар, матур нәтиҗәләр телибез!

 

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас