Бүген белем учагында тирә-як авыллардан да килеп, 330 бала белем ала. Аларның 124е туган тел дәресләренә бик теләп йөри.
“Укучыларыбыз беренче сыйныфтан ана телен өйрәнә. Балалар тел нечкәлекләрен белеп, зиһенле, тәрбияле булып үсүе өчен укытучылары Рәмилә Фазылова һәм Рәфилә Гафарова вакытларын да, тырышлыкларын да кызганмый, бу, әлбәттә, күркәм нәтиҗәләрен бирә”, - ди мәктәп директоры Зөлфия Әхмәтова.
Иванай укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча район, республика, төбәкара һәм Халыкара олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, алдынгы урыннар ала. Сәнгатьле уку, җыр конкурсларында да җиңүләр яулый. Шунысы куанычлы, балаларның туган телле булып үсүендә безнең “Әллүки” журналы да зур роль уйный. Андагы кызыклы, мавыктыргыч биремнәрне үтәү, хикәя-әкиятләрен уку дәресләрне тагын да кызыклырак итә. Ә журналга алар дәррәү, сыйныфлары белән язылды.
Тырыш коллективның, андагы укучыларның уңышлары тагы да күбрәк, укудагы күрсәткечләре тагы да югарырак булсын!
Динар Кәлимуллин фотосы.