+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Мин — укучы!
25 февраль 2025, 12:00

Быел язгы каникуллар кайчан башлана?

Каникул көннәрен мәктәп үзаллы билгеләргә дә хокуклы.

Быел язгы каникуллар кайчан башлана?Быел язгы каникуллар кайчан башлана?
Быел язгы каникуллар кайчан башлана?

Башкортстанда мәктәп укучылары өчен язгы каникуллар 29 марттан 6 апрельгә кадәр планлаштырылган. Башкортстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, федераль белем бирү программалары нигезендә мәктәпләрдә укыту чирек буенча алып барыла. Каникуллар 7 календарь көннән дә ким булмаска тиеш. Уку елының озынлыгы барлык укучылар өчен 34 атна тәшкил итә, Беренче сыйныф укучылары елына 33 атна укый.

I чиректә — 8, II чиректә — 8, III чиректә — 11, IV чиректә -7 уку атнасы. Артык аруны кисәтү өчен федераль уку графигында уку вакыты һәм каникул чорларын чиратлаштыру каралган. Каникуллар 7 календарь көннән дә ким булмаска тиеш.

"Башкортстанда билгеләнгән таләпләрне исәпкә алып ел саен гомуми белем бирү оешмалары өчен тәкъдим ителә торган уку календаре эшләнә, анда уку атналары һәм каникуллар озынлыгы күрсәтелә. Мәктәп каникул даталарын үзләре билгеләргә хокуклы. Аларның күбесе тәкъдим ителгән графикка иярергә тырыша", - дип билгеләделәр Мәгариф һәм фән министрлыгында.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас