

“Әллүки”челәргә дә бай, кызыклы, мавыктыргыч тормыш белән яшәүче яшь дусларыбыз белән якыннан танышу бәхете тиде. Биредә эшләп килүче театр түгәрәкләре — мәктәпнең горурлыгы. Укучылар анда бик теләп йөри, төрле чараларда актив катнаша, кунакларга, әти-әниләргә, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә тамашалар күрсәтеп сөендерәләр.
— Мәктәптә төрле авыллардан килеп 106 укучы белем ала. Укучыларыбыз тырыш та, сәләтле дә. 2015 елда безгә 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы да кушылды. Капиталь ремонттан соң ачылган бакчабыз шәһәрдәгедән һич тә ким түгел. Әлеге вакытта бакчада 30 бала йөри. Алар безнең булачак укучыларыбыз, — ди мәктәп директоры Ризида Баһаветдинова.
Белем учагында укучылар 1нче сыйныфтан татар теле дәресләренә яратып йөри. "Әллүки"челәр белән осталык дәресе барышында да балалар матур итеп туган телдә аралашты, ул көнне сыйныф бүлмәсе гөрләп торды. Башлангыч сыйныфлар укытучылары Ирина Йосыпова, Луиза Галләмова, Гүзәл Миңнуллина, Лия Мусина белән берлектә чарабыз бик җанлы, кызыклы үтте. Шунысы сөенечле, бүген башлангыч сыйныфларда укучы һәр бала “Әллүки” журналын алдырып укый. Киләчәктә дә дуслык күперләре ныклы булсын!
Динар Кәлимуллин фотолары.