+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Мин — укучы!
27 февраль 2025, 06:54

Кызыклы видео төшер һәм конкурста катнаш!

Уфада яшь хәбәрчеләр өчен “Юнкор 2025” ачык халыкара конкурсы башланды.

Кызыклы видео төшер һәм конкурста катнаш!Кызыклы видео төшер һәм конкурста катнаш!
Кызыклы видео төшер һәм конкурста катнаш!

Номинацияләр ике юнәлештә билгеләнгән: видеорепортаж (5 минутка кадәр) һәм видеоролик (7 минутка кадәр). Аларны ике категориядә бәяләячәкләр: 6 яшьтән 12 яшькә кадәр һәм 12 яшьтән 18 яшькә кадәр. Видеода "Әйдәгез, безнең белән!” дигән сүзләр әйтелергә тиеш.

Эшләр дүрт тема буенча кабул ителә.

"Шәһәр минем күзләрем белән". Балаларга үз шәһәрләренең яисә авылларының  өлкәннәр белмәгән яшерен урыннарын һәм почмакларын ачарга тәкъдим итәләр. Аның мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре, танылган кешеләре турында сөйләргә кирәк. Кече Ватанны популярлаштыру өчен кызыклы берәр нәрсә тәкъдим итәргә.

“Иҗат дәресләре". Юнкорлар гади башлангычларның дөньяны ничек үзгәртә алуы турында фикер алыша ала. Әйтик, агач утыртуның, урамда калган мәчеләр өчен яшәү урыны булдыруның яисә пенсионерларга ярдәм итүнең.

“Ватанны саклаучылар - Безнең заман геройлары". Жюри герой-хәрбиләр турындагы яки үзеңнең Ватанны саклау хыялың турындагы тарихларны көтә.

“Яшәсен туганлык берлеге һәм халыкларның бөек дуслыгы". Балаларга төрле милләт вәкилләренең гаиләдә, мәктәптә, шәһәрдә яисә төбәктә ничек аралашуы турында сөйләргә һәм ни өчен милләтара мөнәсәбәтләргә аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләргә тәкъдим итәләр.

Катнашу өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

- сылтама буенча теркәлергә https://forms.gle/TJiZkw9D467hXnNHA;

- Телеграм-канал чатына керергә https://t.me/+Vz2W4HAWPv45NGZi;

- видеовизитканы ( ул бер минуттан да артык булмасын ) һәм теркәлүгә сылтаманы ВКонтакте төркемендә ( https://vk.com/yunkorps) шушы яңалык астында комментарий итеп беркетергә кирәк.  Видеода “Пойдем с нами” фразасы яңгырарга тиеш.

- журналистлар, актерлар, телевидение алып баручылары әзерләгән видео дәресләрне 30 мартка кадәр карарга кирәк.

 - 30 мартның 12.00 сәгатенә кадәр (Мәскәү вакыты белән) конкурсның “ВКонтакте” битендә яңалык тәкъдим итү урынына үз репортажыңны яки ролигыңны урнаштырырга кирәк. Баланың һәм аның җитәкчесенең исем-фамилиясен һәм отчествосын, катнашучының яшен, шәһәрен, республикасын, номинациясен, темасын, эш анонсын (3-4 җөмлә) һәм #Пойдемснами хештегын күрсәтегез.

Җиңүчеләрне 10 апрельдә игълан итәчәкләр.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас