Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
10 март , 11:10

Соңгы кыңгырау кайчан яңгыраячак?

Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеле.

Соңгы кыңгырау кайчан яңгыраячак?
Соңгы кыңгырау кайчан яңгыраячак?

Мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау — 24 майда, ә чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак, дип хәбәр итә Русия мәгариф министрлыгына сылтама белән “РИА Новости”.

"Агымдагы уку елында Русия мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау — 24 майда, ә чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак. Илнең барлык субъектларына тиешле тәкъдимнәр Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән", — диелә хәбәрдә.

Чыгарылыш кичәләре үткәргәндә мәктәпләрдә флаг күтәрү һәм Русия гимнын башкару, күпбалалы гаиләләр вәкилләрен хөрмәтләү, ата-аналар, шул исәптән дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар чыгышлары каралган.

Моннан тыш, төбәкләргә инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен хәвефсезлек чараларын һәм биналарда шартларның уңайлы булуын тәэмин итәргә кушылды.

Билгеле булуынча, быел Башкортстанда 9нчы сыйныфны — 50 меңнән артык, ә 11нче сыйныфны 15,5 меңгә якын укучы тәмамлый.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: