+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Мин — укучы!
15 март 2025, 07:10

“Бәйге безне якынайтты, дуслаштырды!”

“Туган тел һәм әдәбият ел укытучысы” конкурсы финалчылары тэссоратлары белән уртаклашты.

“Бәйге безне якынайтты, дуслаштырды!”“Бәйге безне якынайтты, дуслаштырды!”
“Бәйге безне якынайтты, дуслаштырды!”

14 мартта Уфаның "Торатау" Конгресс-холында "Башкортстанның ел укытучысы" республика конкурсына һәм "Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы" төбәкара конкурсына тантаналы шартларда нәтиҗә ясалды. Быел ике һөнәри конкурста 200дән артык педагог катнашты. Аларның 148-е – "Ел укытучысы", ә 55-е "Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы" бәйгесендә педагогик осталыгын күрсәтте.

Шунысы үзенчәлекле, быел беренче тапкыр “Туган тел һәм әдәбият ел укытучысы” конкурсы игълан ителде һәм анда туган телләр, ягъни башкорт, урыс, татар, мари, удмурт һәм чуваш телләре укытучылары үзләрен сынап карады.  Бәйгенең беренче этабында 22 укытучы ачык дәрес күрсәтте, укыту методикасы буенча тест эшләде. Икенче этапка үткән 15 укытучы Уфаның “Татар теле тирәнтен өйрәнелүче 25нче белем бирү үзәге”ндә белем алучы укучылар белән сыйныф сәгате уздырды. Стәрлетамак, Илеш, Сибай, Бәләбәй, Кырмыскалы, Чакмагыш, Борай районнарыннан килгән 8 укытучы өченче этапта осталык дәресе үткәрде. Ә инде финалга биш педагог чыкты.

Бәйге  җиңүчесе булып Стәрлетамак 6нчы гимназиясенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Алинә Кәримова танылды. 2нче урынга Стәрлетамак 17нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Гыйләҗетдинова, 3нче урынга Чакмагыш районы Йомаш мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Ираида Сөнәгатуллина лаек булды. Илеш районы Иске Күктау мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Галиуллина һәм Сибай шәһәре 7нче мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Арсланова лауреатлар исемен яулады.

Конкурсның “көмеш” призеры – Стәрлетамак шәһәренең 17нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Гыйләҗетдинова республика бәйгесенең искиткеч зур тәҗрибә мәйданчыгы булуын ассызыклады.

— Конкурсантлар арасында дустанә, җылы, бер-береңә ярдәмчел мөнәсәбәт булуы да көч өстәде. Без конкурентлар түгел, киресенчә, фикердәшләр булдык. Әйтик, конкурста җиңү яулаган Алинә Кәримова белән бер шәһәрдә яшәп, эшләп йөрсәк тә, моңа кадәр таныш түгел идек. Бәйге этаплары безне бик якынайтты, дуслаштырды, — ди Гөлфия Фоат кызы.

Бәйге лауреаты — Иске Күктау мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Галиуллина да һәр укытучы үзен шушы мәртәбәле конкурста сынап карарга тиеш, дигән фикердә.

—  Мин бу конкурста катнашуыма бик шатмын, һич кенә дә үкенмим һәм башкаларга да килергә киңәш итәр идем. Биредә син үзеңне башка укытучылар арасында күрсәтәсең, сыныйсың, аларның тәҗрибәсен өйрәнәсең, остазларның фикерен ишетәсең. Укытучы һөнәрен сайлаган кеше өчен болар барысы да бик мөһим, — ди Венера Мирхәт кызы.

Туган тел сагында торучы, балалар күңелендә ана теленә сөю тәрбияләүче, чәмле, тырыш мөгаллимәләрне чын күңелдән котлыйбыз. Хезмәт уңышлары, сәламәтлек, туган телле укучылар телибез!

Айрат Нурмөхәммәтов фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас