Халыкта "Кем күп укый, шул күп белә", дигән бик мәгънәле әйтем бар. Чыннан да, китап укырга яратучы кеше һәрвакыт үсә, белгәннәрен арттыра, камилләшә. Укырга яратучы кеше – кызыксынучан, игътибарлы, акыллы, бай фикерле. Аннан да бигрәк, аның теле камил, сөйләме матур.
Бүген башкаланың модельле 22нче балалар китапханәсендә үткән чарада “Әллүки”челәр һәм Уфаның 5нче лицее укучылары – 2 А сыйныфында укучы кызлар һәм малайлар катнашты. Очрашу "Балалар китабы атналыгы" кысаларында, “Китаплар. Сугыш. Җиңү” девизы астында оештырылды.
Хәзер балалар китап укыймы? Юк, дияргә ашыкмыйк! Очрашуда катнашучы нәни дусларыбыз бик теләп китапханәгә йөри, үзләре укыган китаплар, аларның эчтәлеге турында шатланып сөйләде алар. Әйтик, Дамир Әсәдуллин энциклопедияләр укырга ярата. Эвелина Питюк хикәяләр, хәтта повестьлар укый. Александр Волковның “Волшебник Изумрудного города” әкияти повестен аеруча мавыгып укыган. Ә Зөмрәт Касыймова шигъриятне үз иткән. Самуил Маршак, Сергей Михалков шигырьләрен яттан белә. 2 А сыйныфы укучылары, укытучылары Елена Георгиевна Сазонова җитәкчелегендә, сәнгатьле сөйләмгә осталыкларын да күрсәтте. Кызлар һәм малайлар очрашуга шигырьләр ятлап килгән иде.
– Безнең китапханә ел әйләнәсенә 5 меңнән артык кешене хезмәтләндерә. Аларның 3 меңе балалар булуы аеруча сөендерә, – ди китапханә мөдире Зөлфия Рәшит кызы Гыйззәтуллина. – Яшь буында китап уку гадәтен тәрбияләп була. Моның өчен без – әти-әниләр, укытучылар, китапханәчеләр бергәләп тырышсак, әлбәттә. Кечкенә чагында ук җитәкләп китапханәгә алып килсәк, төрле кызыклы чаралар оештырсак, бала китапны үзеннән-үзе ярата башлый.
Китапханә коллективы “Әллүки”челәрне мәктәп укучылары белән очраштыру традициясен дә нәкъ шушы җәһәттән булдырды: балалар милли матбугат белән танышып, укып, төрле яклап белемнәрен арттырсын.
Ә очрашу, чыннан да, мавыктыргыч, файдалы узды. Бергәләп “Әллүки” битләре буйлап “сәяхәт” иттек, табышмаклар чиштек, биремнәр үтәдек, татлы күчтәнәчләр өләштек.
Әнә шундый тырыш, янып эшләүче китапханәче апалар булганда, китапханә сукмагына беркайчан да тузан төшмәячәк!
Автор фотосы.